Кунакханәләр өчен җиһазлар

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

 

Коструктив үзенчәлекләре һәм сыйфат

СИНТЕКС сәүдә-җитештерү компаниясе офис җиһазлары эшкәртү, җитештерү һәм берәмләп сату буенча махсуслашкан. Биредә иң яхшы җитештерү технологияләре клиентларга яхшы хезмәт күрсәтү белән тәңгәл килә. Җитештереп чыгарыла торган эшләнмәләрнең киң ассортименты, даими яңартылып торучы модельләр рәте, һәр кешегә аерым якын килү, җиһазларның яңа серияләрендә чагылучы заманча тенденцияләр – төрле дәрәҗәдәге клиентларның таләпләрен үти ала. 

Сыйфатлы офис җиһазлары җитештерү өчен кулланыла торган материаллар, фурнитура элементлары кеhсез булырга тиеш. Без нәкъ әнә шундый материаллар һәм чишелешләр генә кулланабыз:

1. Иң элек җиһаз эшләнәчәк материаллар һәм детальләр белән тәэмин ителешкә игътибар бирергә кирәк. Ул химик яки механик яктан куркынычсыз булырга тиеш. Мисал өчен СИНТЕКС фирмасы югары экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган (Е 1 классы) EGGER австралия концерны җитештергән ЛДПС куллана. Ныклы материал үз өслегендәге кайнар предметлардан курыкмый. 

2. Материал читләре REHAU немец фирмасыннан, шулай ук сыйфатлы, экологик һәм механик яктан куркынычсыз гаранты булып тора. Бәрелүләргә чыдам 2 мм калынлыктагы каймалар нинди серия җиһазы булуга карамастан офис өстәле өслекләрен тышлау өчен, туры килә. Аның ярдәмендә материал кырыйлары дым үтеп керүдән саклана, тышкы күренеше матурлана.

 

3. Оешмаларда кулану өчен эшләнгән җиһазларда ачылу-ябылу, тартып чыгару һәм тоташтыру элементлары югары басымга дучар булла. Шуңа күрә җиһазлар проектлаганда без BLUM австралия фирмасы фурнитураларын кулланабыз.

Юнәлтүчеләр Standart. Тартмаларга ясалган басым max=15 кг

 Юнәлтүчеләр Tandembox. Тартмага ясалган басым max=80 кг

Киштә тоткыч

Шөрепле ныгытма

Барлык шкаф, стеллаж һәм өстәлләрдә дә терәкләр яисә махсус табан аслары кулланыла. Бу җиһаз корпусын дымлылыктан саклый, кайма материалын һәм ЛДПСның бүртүен булдырмас өчен хезмәт итә. Моннан тыш, тигез булмаган идәнне тигезли, җиһазны бизәү чарасы булып тора.  

Моннан тыш почмак шкафларда тотрыклылыкны ныгыту һәм куркынычсызлык максатыннан секцияара ныгытмалар кулланыла.

Безнең җиһазларның тоткалары вакытлар үтү белән дә үз төсен югалтмый, чөнки алар сыйфатлы гальван белән капланган. Шул ук вакытта тоткалар эргономик мисалы булып тора (кулланудагы уңайлыгы, очлы почмаклар булмавы), эстетик яктан җиһазларны бизи.

Пыяла фасадлы җиһазлар рамлы конструкциядә генә була ала. Хәтта кыйбат булмаган җиһазларда да. Чөнки без куркынычсызлык таләпләрен югары куябыз.

Материалларны эшкәртү һәм фурнитураларны кую технологиясе безнең компаниягә эргономика һәм кулланучы стандартлары таләпләренә туры килә торган югары сыйфатлы җиһазлар эшләргә мөмкинлек бирә.

СИНТЕКС компаниясе технологик җиһазларны сайлаганда SCM италия машина төзү корпарациясенә өстенлек бирде. Аның җиһазлары төгәллек һәм материалларны сыйфатлы итеп эшкәртә алуы белән үзенчәлекле.

 Моннан тыш, безнең җиһазлар сыйфаты гарантиясе булып халыкара тәңгәллек сертификаты (ISO 9001:2008) һәм барлык эшләнмәләрнең дә ГОСТ 16371-93 нормативы таләпләренә туры килүе дә тора.  


СИНТЕКС фирмасы махсуслаштырылган күргәзмәләрдә һәм берләшмәләрдә еш катнаша. 


Бастырып чыгаруPDF йөкләргә