Уңайлылык һәм эстетиклыкны чагылдыра. "Софтформинг" технологиясе буенча эшкәртелгән өстәл өслегенең сыгылмалылыгы - бу модельнең үзенчәлеге булып тора. Ул эргономиканың заманча таләпләренә һәм җиһаз дизайны тенденцияләренә туры килә
Стильле һәм бер үк вакытта бюджет сериясе дә булган бу офис җиһазы классик стильдәге модалы җиһазга өстенлек бирүчеләр өчен чын табыш. Бу коллекциядә җиһазланган кабинет клиентлар белән аралашу өчен дә, киңәшмәләр үткәрү өчен дә уңайлы.
“Рефлект” сериясе – зур булмаган кабинетлар өчен табыш. Үзенә классик стиль һәм заманча мода төсмерләрен туплаган. Дизайнерларның бу төр стиль уйланмалары әлеге серия элементларының сыйфатына игътибар бирүгә корылган.
Функциональлелеге һәм уңайлыгы белән замана җитәкчесе кабинетына туры килә. Ачык, җитди дизайны, төгәл сызыклар туры килерлек төсләр офиста эшлекле атмосфера тудыра.
“Престиж” җитәкче кабинеты нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышучы энергияле, мөстәкыйль һәм эшлекле кешеләр өчен. “Престиж” сериясе уңайлык, сыйфат һәм булдыклылыкны гәүдәләндерә. Тәкъдим итәрлек тышкы күренеше, киң мөмкинлекләре, сайлап алу мөмкинлеге һәм туры килгән бәя – барысы да Сезнең өчен.
“Линк” сериясендәге җитәкче кабинеты җитәкченең бәйсезлеген һәм югары тоткан урынын билгели. Заманча бизәлеш, сайлап алынган материаллар офис интерьерын отышлы итеп күрсәтә һәм зур булмаган кабинетта да эш киңлекләрен файдалы, уңайлы итеп оештыруда ярдәм итә.
Заманча дизайн, уңайлылык һәм түбән бәяләр җыелмасы. Гади һәм ачык формалары, контурларының нечкәлеге аның хуҗасының югары статусын һәм зәвыклыгын билгели.