Классик формалар белән күркәмлелек һәм уңайлык сыфатларын берләштергән “Эконом”коллекциясе кече һәм урта бизнес вәкилләренә, бюджет өлкәсенә һәм өй офисларына туры килә.
Өстәлләрнең киң төрлелеге белән шкаф һәм тумбаларның функциональлелеге берләшмәсе теләсә нинди офисны дөрес һәм уңайлы итеп җиһазларга ярдәм итә, ә җиһазларның фигуралы элементлары интерьерга динамиклык һә заманча рух өсти.
Эргономик формалар, уңайлыкның югары дәрәҗәсе һәм заманча дизайн. Бу сериягә эш киңлекләрен файдалы итеп кулану өчен стандарт һәм модульле элементлар да кертелгән.
Бу сериядәге җиһазлар эргономик формалар, югары дәрәҗә уңайлылык һәм заманча дизайны белән шаккатыра. Зур булмаган биналарда да эш урынын уңайлы итеп җиһазлауда ярдәм итә
Уңайлылык, җитдилек һәм бердәм стильгә өстенлек бирүче сатып алучылар өчен. Төрле комплектация булганга күрә җиһазлар теләсә нинди офис интерьерына туры килә.
Эш урынын яңа төрле итеп җиһазлау, һичшиксез, Сезнең дәрәҗәгезгә дан өсти, Сезнең клиентларыгыз, партнерлар һәм кунакларыгызга онытылмаслык итеп тәэсир итәчәк.
Ачыклык һәм гадилек. Сызыкларның геометрик төгәллеге, конструктив дизайн динамик офис имиджын күзалларга ярдәм итә, иҗади якын килеп эшләргә этәргеч бирә, эшлекле аралашу һәм хезмәттәшлек итүгә этәрә.