Уку биналары өчен җиһазлар

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

 

Эргономика кагыйдәләре һәм конструктив үзенчәлекләр

«Беренче кыңгырау, беренче сентябрь, тәүге тапкыр – беренче сыйныфка” – бу һәркем күңелендә мәңгегә истә кала торган вакыйга. Бала мәктәпкә килгәч тә сыйныфташлары белән таныша, укучы өстәлен, якты һәм киң сыйныфны күреп, укырга, бик күп файдалы яңалыклар белергә теләге уяна. 

Һәр вакыт хәрәкәттә булырга күнеккән җиде яшьлек сабыйга, мәктәптә укый башлагач, дәресләрдә селкенмичә дә утырырга туры килә. Беркадәр вакыттан соң, моңа кадәр талчыгу турында уйлап та карамаган бала, арый башлый. Ун яшькә инде укучыны ортопед белән таныштырырга туры килә. Чөнки ун яшьтә – еш кына сколиоз барлыкка килә. Әйдәгез, үзебезгә сорау бирик әле – балалар иң күп вакытларын үткәрә торган мәктәп җиһазы нинди булырга тиеш?    

Мәктәпкәчә һәм мәктәп җиһазларын эшләү бары тик махсуслашкан предприятиегә генә хас, чөнки анда балалар җиһазларын эшләү өчен аерым юнәлеш билгеләнгән. Бу киң кырлы һәм югары технологияле процесс, аның кысаларында илкүләм стандартларга туры килә торган заманча технологияләр һәм һөнәри технологик җиһазлар тәңгәл килә. Балалар өчен эшләнгән яхшы җиһазлар төрле авырулар китереп чыгаруны булдырмаска тиеш, шуңа күрә дә балалар җиһазлары эргономикасына аерым игътибар бирү мәҗбүри.  

Заманча мәктәп укучысы җиһазына куелган мәҗбүри таләпләр:

  1. Экологик яктан куркынычсыз – мәктәп җиһазы бары тик югары сыйфатлы һәм зарарсыз материаллардан гына эшләнергә тиеш. Материаллар теләсә нинди шартларда да зарарлы матдәләр бүлеп чыгарырга тиеш түгел.   
  2. Ныклы – җиһаз ватылырга тиеш түгел. Ватык җиһаз еш кына тырналулар, җәрәхәтләр барлыкка килүгә сәбәпче.   
  3. Уңайлы – урындыкның утыргычы һәм аркасы стандарт таләпләренә туры килерлек итеп авыш почмаклы һәм физиологик сыгылмалы булырга тиеш. Уңайлы җиһаз – эшчәнлеккә яхшы тәэсир итә. 
  4. Укучы яшенә туры килә торган – парта һәм урындык буй категорияләренә туры килергә тиеш. Буй категорияләренә туры килмәү кп төрле авыруларга китерә. 

Материаллар

Иң беренче чиратта укучы җиһазы әзерләнә торган материал һәм комплектацияләргә игътибар итәргә кирәк. Аларның химик һәм механик яктан куркынычсыз булуы шарт. Мисал өчен СИНТЕКС фирмасы югары экологик куркынычсызлык (класс Е1) нормаларына җавап бирә торган EGGER австрия концерны җитештергән ЛДПС куллана. Ул материал балалар өчен җиһазлар эшләгәндә кулланыла ала. REHAU немецкой фирмы җитештерә торган кайма материалы шулай ук сыйфат гаранты булып тора. Җиһаз кырыйлары экологик, механик яктан куркынычсыз дигән сүз. Без өслекләрне гадәти җиһаз каймалары (кәгазь, меламин) белән эшкәртмибез, чөнки алар куллануның беренче айларында ук зыян күрә.  

Өстәл һәм урындыкларның тышкы ягына кулланыла торган материаллар түбән җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (0,46 Вт/м.К дан да артык түгел), җылы суга, юу һәм дезинфекция чараларына чыдам булырга тиеш. 

Мәктәп җиһазларының металл каркасы квадрат профильле тиммер торбадан эшләнә, ул заманча түгәрәк профиль белән чагыштырганда ныклырак. Җиһазларның металл каркасы, коррозиядән саклау өчен порошоклы полимер буяу белән буяла. Бу буяулар таушалуга, бәрелүләргә чыдам, димәк, җиһазның тышкы күренеше озак еллар яхшы сакланачак. 

Җәрәхәтләр куркынычсызлыгы белән тәэмин итү

Иң беренче чиратта җәрәхәтләр куркынычсызлыгы белән тәэмин итүгә китерүче төп җитештерү чишелешенә игътибар бирергә кирәк:

Балалар җиһазлары конструкцияләрендә алынмалы утыргычлар, очлы почмак һәм кырыйлар, чыгып тора торган шөреп һәм винтлар, гомумән, куркыныч тудыра, кысылуга, имгәнүләргә китерә торган механизмнар булырга тиеш түгел. Җиһазлар чәнчелү куркынычы булдырмаска, кытыршылыкларсыз булырга тиеш. Үзгәртеп җыю эелемнтлары өчен ныгытмалар булуы мәҗбүри.  

Шулай ук җиһазны тиешле булмаганда кулланган вакытта да бала имгәнүләр алмаслык итеп эшләүгә игътибар итәргә кирәк. Хәтерегезгә төшерегез әле, үзегез яки балагыз урындыкка аяклары белән еш менеп басамы? Шуңа күрә дә балалар җиһазлары ныклы булырга тиеш.

Балалар өчен кулланыла торган җиһазлардагы механизмнар өстәмә басымга дучар ителә. Шуңа күрә без. Ачылу, тәгәрәтеп чыгару, беркетү элементларын австрия фирмасы җитештергән BLUM фирмасыннан алабыз. 

Шкаф һәм стеллажларда идәнгә тиеп тормасын өчен махсус табан аслары куела. Ул җиһазны дым үтүдән, ЛДПС материалының бүртүеннән саклый.

Шкафлар 

Күрсәтмә әсбаплар һәм башка дидактик материаллар саклау өчен шкафлар дүрт төрле булырга мөмкин: ачык стеллажлар (күрсәтмә материаллар һәм укучыларның эшләреннән күргәзмз ясау өчен), ярым ябык (анда ачык өлешләр дә, ябык өлешләр дә бар), өске ягы пыялалы ябык шкафлар (куркынычсызлык тәэмин итү максатыннан шкафларда бары тик МДФ профилендәге пыяла гына кулланыла). Шкафларга түгәрәкләнгән тоткалар куела (гальваник белән каплануы – озак вакытлар хезмәт итүне тәэмин итә, очлы булмавы имгәнүләрдән саклый). 

Шкафларны куйганда авып китүне булдырмау максатында махсус секцияара ныгытма белән беркетелә.

 

Шкаф киштәләре махсус ныгытма белән беркетелә, аның ярдәмендә киштәләр һәр вакыт урынында калачак. Шул ук вакытта җиһазны берничә тапкыр сүтеп-җыю да мөмкин.

 

Көйләнә торган терәкләр ярдәмендә җиһазларны идән тигезсезлеген сизмәслек итеп җыярга мөмкин. 

Барлык шкаф һәм стеллажлар да биеклеге буенча дүрт төрле, киңлеге буенча ике төрле үлчәмдә, почмак элементлары белән тәңгәл китергәндә (элементларның почмагын түгәрәкләгәндә мөһим)теләсә нинди кабинетны җиһазлаганда кирәкле элементлар белән тулыландыру мөмкинлеге тудыра. 

Өстәлләр һәм урындыклар

Мәктәп укучысының умыртка баганасы әле формалаша гына башлый. Яшүсмер чорына ул инде ныгый. Ә 6-7 яшь вакытта, бала мәктәпкә барганда, умыртка баганасы аеруча сыгылмалы. Нәкъ менә шул вакытта баланың сынын төз тотуын игътибарда тоту мәҗбүри.  

Киресенчә булган очракта түбәндәге кимчелекләр барлыкка килә:

Укучының сыны дөрес утырсын өчен утыргычлар түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: 

  1. Аяк киеме килегән аяклар тулусынча идәнгә тиеп торырга тиеш;  
  2. Тезләр һәм өстәл өслеге арасында ирекле хәрәкәтләнү өчен урын калдырылырга тиеш (өстәлнең эш өслегеннән 11 см дан да артык түгел); 
  3.  Укучы ботының тез асты урындыкның алгы кырыеннан басым сизәргә тиеш түгел;   
  4. Өстәл биеклеге утыручының терсәк һәм җилкә башы биеклегенә туры килергә тиеш.  
  5. Урындык аркасы укучы аркасындагы бил һәм калак сөягенең аскы ягына терәлеп торырга тиеш. 
  6.  Тез асты һәм урындыкның алгы кырые арасында ирекле урын калдырылырга тиеш. 
  7. Урындыкның аркасы һәм һәм утыргычы арасында тиешле аралык калдырылырга тиеш. 

СИНТЕКС фирмасы җитештерә торган өстәл терәкләре (2-6 яшь төркемендә) җиһазга бала белән “үсәргә” мөмкинлек бирә. Моннан тыш өслек формасының түгәрәкләнгән булуы куллануда куркынычсыз булып тора.  

Урындыкның аркасы һәм утыргычы физиологик сыгылмалы һәм авыш почмаклы. Әлеге таләп укучы урындыгын куллануда уңайлыклар тудырып кына калмый, ә бәлки куркынычсыз да булып тора. Алгы ягы сыгылмалы булмаган утыргыч бала аякларындагы канн әйләнешенә начар йогынты ясый. Урындык аркасының сыгылмалы һәм авыш булуы бала аркасы торышына тәэсир итә. Әлеге таләпләр укучы урындыклары өчен өлешләр ясаганда фанера һәм ДСП кулланмауга китерә.  

 

Укучылар җиһазларын эшләгәндә урындык каркасы өчен квадратлап ясалган торбалар эшләнмәнең ныклы булуына китерә.

Укытучы өчен җиһазлар

Укытучылар өчен җиһазлар җыелмасы эшләнгән. Ул уңайлы итеп кертеп ясалган тартмалы, ябык киштәле өстәлләр, тиз хәрәкәтләнә торган һәм сөяп куела торган тумбалар, офис кәнәфиләре. 

Махсуслаштырылган сыйныфлар өчен җиһазлар

Химия, физика, биология фәннәре кебек махсус кабинетларны, компьютер сыйныфларын җиһазлаганда махсус җиһазлар кулланырга киңәш ителә. Бу очракта техник куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирергә һәм санитар-гигиена таләпләренә туры китерү мәҗбүри. Мисал өчен, күрсәтмәләр һәм лаборатория өстәлләре агрессив тирәлеккә каршы торырлык махсус эретмә белән эшкәртелергә тиеш.  

Чит телләр кабинеты өчен гадәти өстәл һәм парталар туры килми, чөнки дөрес әйтелешне кую һәм артикуляцияне ныгыту өчен аерым текстны тыңларга һәм кабатларга кирәк. Шуңа күрә “Синтекс” фирмасы кулланышка лингофон кабиналы махсус өстәлләр тәкъдим итә. 

Чит телләр кабинеты өчен өстәл

Компьютер өстәле

Химия һәм физика кабинетлары өчен лаборатория өстәле 

Химия һәм физика кабинетлары өчен күрсәтмәләр өстәле

Мәктәп китапханәләре һәм актлар залы өчен җиһазлар

Мәктәп китапханәләрен тулыландыру өчен ачык киштәләрле стеллажлар кулланыла, шулай ук яңа китаплар, аерым темаларга булган яңа экспозицияләрне күрсәтү өчен шкаф-карусель куярга мөмкин. 

Мәктәптә бик еш семинарлар, истәлекле вакыйгаларга багышланган төрле чаралар үткәрелү сәбәпле, чыгыш ясаучыларга уңайлы булсын өчен трибуна тәкъдим итәргә мөмкин. 

Төс

Балалар җиһазларын сайлаганда, шулай ук, аның төсе турында да җентекләп уйларга кирәк. Чөнки төсләр күрү функциясенә генә түгел, мәгълүматны дөрес кабул итүгә дә йогынты ясый. 

Ачык төстәге җиһазлар (текстураны саклап эшләнгән) куелган сыйныфта, кара төстәге өстәл һәм парталар белән җиһазландырылган сыйныф кабинеты белән чагыштырганда, көннең бер үк вакытында, бер үк төрле тәрәзләр һәм диварлар ориентациесе булганда, яктылык 20 % ка артыграк.   

Балалар җиһазларының өске ягы тонык булырга тиеш. Чөнки өстәл, шкаф яки башка җиһазларның өсте ялтыравыклы булуы тиз талчыгуга китерә: күрү сәләте 12-18 % ка кими, аеру тизлеге һәм ачык күрү кими,  

Өстәмә элементлар

Кабинетта укытучы урынын җиһазлауда без өстәл җыелмалары, канцелярия әйберләре өчен улаклар тәкъдим итәбез. Алар ярдәмендә өстәл өстендә дә, өстәл эчендә дә тәртип булачак. Элгеч-элмәк һәм журнал тоткычлар ярдәмендә кирәкле әйберләр һәр вакыт укытучы кул астында. Без укытучыларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил иткәнен дә истән чыгармыйбыз, шуңа күрә һәр сыйныфта көзге алыштыргысыз предмет. Озак вакытлар утырып эшләү нәтиҗәсендә тромбофлебит килеп чыкмасын өчен һәм аяк мускулларына төшкән басымны киметү өчен иркен хәрәкәтләнә торган аяклар кую урыны бар. Бу корылма биеклеге буенча җиңел көйләнә һәм массаж ясый торган өслекле. 

өстәл өчен җыелма

Канцелярия әйберләрен саклау өчен улак

өстәл өчен җыелма

Элмә көзге

Элгеч-элмәк

Газет һәм журналлар кую урыны

Укытучылар бүлмәсе, директор һәм башка кабинетлар өчен җиһазлар

Мәктәп ул дәресләр бара торган кабинетлардан гына тормый. Һәр мәктәптә директор кабинеты, кабул итү бүлмәсе, укытучылар бүлмәсе, завучлар кабинеты һәм башка бүлмәләр бар. Аларның барысын да сыйфатлы һәм кыйбат булмаган җиһаз белән тулыландыру кирәк. СИНТЕКС фирмасы бу очракта офис җиһазлары сериясен тәкъдим итә. Аның ярдәмендә теләсә нинди бүлмә яки кабинетны тиешле дәрәҗәдә җиһазлау мөмкин. 

Шәхси үлчәмнәр буенча җиһазлар

Җитештергән җиһазлар сериясен кулланып булмаган очракта, СИНТЕКС фирмасы проектлау хезмәте тәкъдим итә. Аннан соң әлеге проектны башка җиһазларга туры китереп җитештерү мөмкинлеге дә бар.  

Кухнялар

«Синтекс» фирмасы мәктәпләрдә өй эшләрен өйрәтүче дәресләр өчен махсус эшләнгән кухня тәкъдим итә. Кухня 400 мм һәм 800 мм киңлектәге модульләрдән тора, ике юу урыны бар.

Көйләнә торган терәкләр идән тигезсезлеген юк итә, шул ук вакытта шкаф астын җыештырганда уңайлы.

Югары шкафчыклар һава әйләнешен булдыру өчен махсус вентиляция ярыклары белән тәэмин ителгән.

 

Нәтиҗә: ГОСТ таләпләренә туры килә торган эргономик мәктәп җиһазларын кулану һәр вакыт хәрәкәттә булган балаларның таләпләрен канәгатъләндерә, аларның сәламәтлегенә куркыныч тудырмый, игътибар туплауда һәм белем алуда нәтиҗәләрне яхшыртуга этәргеч булдыра.