Уку биналары өчен җиһазлар

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

 

Җиһаз терминнары сүзлеге

ДВП - древесно-волокнистая плита   - агач җепселләреннән плитә. Агач тузанын бастырыклап ясала, әмма агач кисәкчәләре парлана һзм плитә юеш ысул белән бастырыкланып ясала. Шуңа күрә дә ДВПның тискәре ягы «челтәрле» эремчекне хәтерләтә. Шул сәбәпле ДВП калын булла алмый, технология шартлары туры килми. Гадәттә ДВПның бер ягы шул килеш кала да, икенче ягын элпә белән каплыйлар (ламинатлыйлар яки каширлыйлар).

Чимал булып урман эшкәртү, урман кисү сәнәгате, агач ботаклары, макулатура һәм кәгазь сәнәгате калдыклары тора. Җиһаз сәнәгатендә ДВПны өстәл һәм шкафларның арткы өлешләрендә кулланалар.

ДСП формальдегид сагызы белән сеңдерелгән агач йомычкаларыннан, пычкы чүбеннән ясыйлар. Җиһаз ясау өчен бу иң киң кулланыла торган материал.

ДСПның ике төре була: Е1 һәм Е2. Е1 – ДСПдан ясалган җиһаз өчен сыйфат стандарты (зарарлы кушылмалар бүлеп чыгару стандарты, аерым алганда фенолформальдегид канцероген матдә). Шушындый ЛДПСтан ясалган эшләнмә медицина һәм балалар оешмаларында кулланырга яраклы. Е2 төрен балалар һәм офис җиһазы ясау өчен кулланырга ярамый. 

Агач йомычкалары плитәсе ламинатлау процессын үтә. Икенче төрле әйткәндә өслеген полимер сагыз белән сеңдерелгән махсус кәгазь белән каплыйлар. Нәтиҗәдә барлыкка килгән плитәне ламинат димиләр, ә ламинатланган ДСП яки ЛДПС дип атыйлар. ЛДПС өслеге шома, җиңел юыла, сыеклыкларны сеңдерми. Шуңа да карамастан, агрессив яки абразив юу чаралары һәм эретмә өске катламын бозарга сәләтле. Ламинатланган плитәләрнең өстенлеге шактый: кыйбат булмаган бәя, төсләрнең төрлелеге, механик бәрелешләргә карата чагыштырмача югары чыдамлык. 

Корпус – эшләнмәнең төп өлеше. Аңа эчке яктан да, тышкы яктан да башка эшләнмәләр беркетелә. Корпуслы җиһазлар эшләнмәсендә Корпус калкансыман һәм бүрәнәсыман өлешләрнең берләшмәсе нигезендә барлыкка килә, анда ишекләр дә, фурнитура, кирәкле эшләнмәләр дә урын алган, ул куллану процессында статик һәм динамик йөкләнешне күтәрә.  

Кромка ПВХ – агач плитәләре (ДСП һәм МДФ) кырыен бизәүче тасма материал, нигездә офис җиһазлары эшләнмәләрендә кулланыла. Поливинилхлоридтан ясала, югары ныклыкка һәм таушалмау үзенчәлегенә ия. ПВХ тасмалары агач плитәләрнең кырыйларын кулану вакытындагы төрле бәрелүләрдән саклый, агач плитәләре эченә дым үтүне дә кисәтә. Тасмаларның калынлыгы 2 мм га кадәр, тонык яки ялтыравыклы төрле төсләрдә, төрле бизәкле булырга мөмкин. Полимер тасмалар озын гомерле, ныклы, серкә кислотасына, этил спиртына чыдам, зарарлы матдәләр чыгармый, сөртелүгә каршы торучан. 

МДФ - вак дисперслы фракция аббревиатурасыннан. Ул материал структурасын чагылдырып кына калмый, MDF - MittelDichte Fazerplatte (немец теленнән тәрҗемә иткәндә - уртача ныклыктагы такта яки плитә) дөньякүләм латин аббривиатурасына тәңгәл килә. МДФ агач тузанын вакуум ысулы белән тыгызлап ясалган плитә. Агачны җылыту барышында барлыкка килгән лигнин белән бәйләнә. Материал матур филенка, түгәрәкләнгән почмаклар ясарга мөмкинлек бирә. Ул дымга чыдам, пар нәтиҗәсендә формасын югалтмый. МДФтан эшләнгән кухня җыелмалары ишекләре һәм корпуслы җиһазлар ясаганда бәясе ягыннан да отышлы, тышкы күренеше җәлеп итә торган.  

Бу материал ДСПга караганда кыйммәтрәк, аның каравы кимчелекләре юк: шөрепләрне нык тота, сәламәтлек өчен зыянлы булган матдәләр бүлеп чыгармый, дымга чыдам. Нигездә 3 дән алып 30 мм га кадәр киң диапазонда эшләп чыгарыла. Өй һәм офис җиһазларында арткы як өчен, тартма төпләре өчен, софтформинг технология нигезендә периметры буенча 22 мм калынлыкта эргономик тасмалы өстәл өсте өчен кулланыла. 

Метабокс сүтелмәле тартмаларны хәтерләтә, төбе һәм диварлары ДСПдан ясалган, кырый диварлары – эмаль порошоктан капланган металлдан. Тартма фасадларын кырый диварларга беркетү механизмы фасадларны уңга-сулга, өскә-аска селкенүдән саклап кына калмый, салмак һәм тыныч йөреше белән дә аерылып тора.   

Пенополиуретан – җылылык саклаучы материал. Ул каты һәм сыгылмалы булырга мөмкин. Пенопластның бер төре. 

Дүрт шарнирлы элмәк (чашкалы элмәк) – заманча җиһазларда еш кулланыла. Ишек халәтен төрле юнәлешләрдә көйләргә мөмкинлек бирә. Ишеккә беркетелгән элмәге чашка дип атала, диварга беркетелгәне – каршы планка.  

Каршы планка – дүрт шарнирлы элмәкнең детале, элмәк механизмы ишеккә беркетелә торган корпуска тоташтырыла. Каршы планка туры һәм аркылы-торкылы була.   

Софтформинг – технология алымы. Җиһаз эшләнмәсенең кырые уң якка чыгарылып түгәрәкләнә. Бер үк вакытта пленка белән җилемләнә (өстәл өсте). Шушындый технология төрле төрдәге профиль эшләргә мөмкинлек бирә. Кырыйлары сыгылмалы, очлы почмакларсыз. Бу – эшләнмәләрне куллануда уңайлы һәм куркынычсыз.  

Тандембокс - сүтелмәле тартмалар, төбе һәм арткы диварлары ДСПдан эшләнгән, кырыйлары металл диварлы. Тандембокс юнәлтүчеләре синтетик валиклар белән тәэмин ителгән, алар тартып чыгаруда уңайлы, күләмле йөкләнеш күтәрергә (метабокс белән чагыштырганда) сәләтле.

Текстура -  теге яки бу материалның төзелеше, структурасы өслеген характерлый. Текстура күзгә күренә һәм тоемлана. Мисал өчен, тукымада җепләрнең үрелүе челтәр барлыкка китерә. Малахит өстендәге сызыклар чәчәккә охшаш була. Агачны буйга кисү аның җепсел структурасын күрсәтә, аркылыга кисү – ел әйлнмәләре сыйфатында үсешен тасфирлый. Текстура материалның химик һәм физик үзенчәлекләрен күрсәтә, шул исәптән фактурасын аерымларга мөмкинлек бирә.

Фактура - өслекне характерлый. Фактура күзгә күренә һәм тоемлана. Фактураны тою әйбер үзенчәлегеннән, яктылык төшүдән тора. Күп очракта текстурадан шул ук өслеге белән аерылып тора. Күчмә мәгънәдә фактура – шәхси язуга тиң. Төсләр гармониясе аркасында аның һәр төсе гомуми төскә тәңгәл килә, материалда дөрес рәсем барлыкка килә.

Фальш-панель - декоратив пластина. Анны җиһаз биеклеген арттыруда, бушлыкларны томалауда, тигезсезлекләрне бетерүдә кулланалар. Фактурасы һәм төсе буенча ул, кагыйдә буларак, эшләнмә бизәлеше кебек үк. 

Фурнитура - тоткалар, аяклар, ныгыту механизмнары һәм башка элементлар. Алар капкачларның ачылуын, аларны теге яки бу халәттә ныгытуны, бикләүне тәэмин итә.  

Цоколь - шкаф аякларын яба торган декоратив панель. Шул ук вакытта шкаф урнаштырыла торган терәк булырга да, декоратив элемент булырга да мөмкин. 

Шкаф-купе – 1) иң беренче чиратта бүлмәнең калган өлешеннән бүлге белән аерып алынган, барлык биеклегенә дә йөреп ачыла торган ишекле, киемнәр бүлмәсе. Йөреп ачыла торган ишекләрнең каймасы металл профилендә эшләнә, ә аларны йөртү өчен өске роликлы яки аскы терәк роликлы  юнәлтүче белән тәэмин ителә. СССРда, Россиядә булган торак фондының кечкенә мәйданлы бүлмәләре тулы хокуклы киемнәр бүлмәсе ясарга ирек бирми, ә дивардан 600 мм ераклыкта бүлгеләр кую аларны ясап куелган шкафка яки дивар буена куела торган, йөреп ачыла торган шкафка әверелдерә. Шкаф һәм купе төшенчәләре әнә шул термин барлыкка килүгә сәбәпче булла. 

2) йөреп ачыла торган ишекле эшләнмә. Ишекләр юнәлтүчеләр буйлап як-якка ачыла (юнәлтүчеләрне кара)

Шлегель – 1) Schlegel немец фирмасы исеме. Ул  пластмасстан һәм сызыклы щеткалы сыгылмалы тыгызлаучы материал. Бу материал тәрәз рамнарындагы, ишек һәм корпуслы җиһазлардагы тишекләрне ябу өчен кулланыла. 

2) исле тыгызлау материалы. 5 һәм 10 мм калынлыктагы йонлы щетка (исле һәм тузанга каршы торучан). Шкаф-купеның ишек кырыена ябыштырыла.  

Экокүн - «сулаучы» ПВХсыз ясалма күн. Ул йомшак һәм сыгылмалы. Аның җылылык үткәрү үзенчәлеге агач һәм чын күнгә якын – ул “җылы”. Таушалуларга каршы торучан, озын гомерле.