Кунакханәләр өчен җиһазлар
+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)
Кунакханәләр өчен әзерләнгән җиһазларны кулану һәм тәрбияләү кагыйдәләре
- Кунакханәләр өчен әзерләнгән җиһазларны куллану өчен уңай температура - + 15 тән алып + 25 градуска кадәр. Бүлмәдәге һава дымлылыгы 65 % тан артмаска тиеш. Теге яки бу якка булган теләсә нинди тайпылыш та җиһазны куллану вакытын киметә.
- Җиһазларны кояш нурлары туры төшә торган урынга, җылыту системаларына якын куймаска.
- Җиһазлар өслеген агрессив сыеклыклардан (селте, кислота, эреткеч, май һ.б.) сакларга.
- Җиһаз өслеген чистартканда бары тик материалга туры килә торган чараларны гына кулланырга.
- Җиһазларның һәр предметы бары тик тиешле максатларда гына кулланылырга тиеш.
- Кунакханәләр өчен әзерләнгән җиһазларны җыелган килеш бүлмә буйлап күчереп йөртү киңәш ителми.
- Тартып чыгарыла торган STANDART тартмалары 12 кг авырлыкны күтәрә.
- Ныклылык тәэмин итү максатында биек элементларның (күп катлы шкафлар, шкаф-баганалар һ.б.) аскы өлешен күбрәк йөкләргә киңәш ителә.
- Шкафның көйләнә торган терәкләре 250 кг авырлыкны күтәрә.
- Киштәләргә куела торган авыр предметларны кырыйгарак яки терәкләргә якынрак урнаштырырга.
- Киштәләр 12 кг авырлыкны күтәрә.
- Җиһаз эшләнмәләрен саклау буенча югарыда санап үтелгән шартлар үтәлмәгән очракта гарантия буенча хезмәт күрсәтүгә хокуклар югала.