Уку биналары өчен җиһазлар

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

«Формула» сериясеГарантия 3 ел

Күпләр фикеренчә, мәктәп җиһазлары бер үк вакытта сыйфатлы да юнь дә була алмый. Әмма бу ялгыш фикер! «Синтекс» фирмасы «Формула» исемле уку йортлары өчен җиһазлар сериясен тәкъдим итә. Бу җиһазлар тулысынча санитар нормалар һәм таләпләргә туры килә.   

«Формула» сериясе җиһазлары укучылар өчен өстәл һәм урындыклардан гына тормый, анда китапханә һәм ашханәләр өчен махсус җиһазлар да бар.

Без тәкъдим итә торган өстәл һәм урындыклар квадрат торба каркастан эшләнгән. Бу, беренче чиратта, заманча модельләр югары сыйфатлы материаллардан эшләнгән дигән сүз. Укучы өстәле һәм урындыгында куллана торган квадрат торба, матурлыгы белән генә түгел, кулланудагы куркынычсызлыгы белән дә үзенә җәлеп итә. Чөнки ул ныклы, мәктәпләр өчен бусы да мөһим.  

Өслеге һәм шкафлар Е1 эмиссия класслы ЛДПСтан эшләнә, ул экологик яктан чиста, яисә формальдегид эмиссиясе күрсәткече чагытырмача түбән дигән сүз (зарарлы субстанцияләр бүлеп чыгару стандартына, аерым алганда фенолформальдегид канцероген матдәсе). Әлеге материал экологик яктан куркынычсыз, мәктәп һәм укучы җиһазына карата куелган санитар-гигиена таләпләренә туры килә. Бу төр ЛДПС балалар һәм медицина җиһазлары эшләгәндә кулланыла ала.   

Өстәл кырыйлары 2 мм калынлыктагы ПВХбелән эшкәртелгән, димәк, җәрәхәтләнүне булдырмый кала, җиһазның кулану вакыты озая.

Фотогалерея | Тасфирлау | Эшләнмәләр төре